Чаллыда полиция хезмәткәрләре Сөембикә проспекты буенча арбалет күтәреп йөргән ир-атны тоткарлаган.
Шаһитлар ир-атны 24 нче комплекс янында күреп ала һәм полиция хезмәтен чакыра. Полиция хезмәткәрләре ир-аттан арбалетны ала, наручниклар кидертә һәм бүлеккә алып китә. Ир-атның шәхесе ачыклана.