Айсылу Лероннан ташкабак «көймә»ләре РЕЦЕПТЫ

Бу ризыкны әзерләү өчен кирәк булыр: ташкабак, суган, сарымсак, ит фаршы, гөмбә, майонез, сыр.

Ташкабакны әрчеп, икегә бүләсең, эчен чистартасың да мичтә 15–20 минут пешереп аласың. Ул пешкән арада эчлек әзерлисең.

Суган, сарымсак, гөмбә һәм итне табада кыздырып аласың. Аннан әзер эчлекне ташкабактан ясалган «көймә»гә салып, бераз майонез сылыйсың. Өстенә сыр уарга кирәк. «Көймә»ләрне янә духовкага куясы. 10–15 минутта ризык әзер була.

Фото: скрин youtube.com


Фикер өстәү