Бүгенге көннән башлап машина йөртүчеләргә ОСАГО полисын алу өчен техник карау (техосмотр) диагностика картасы талпә ителми. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу — Россия Президенты Владимир Путин 2 июльдә имзалаган законда каралган.
Үзәк банкның тиешле норматив актларына үзгәрешләр бераз соңрак — 29 августта гамәлгә керәчәк.
Иминият базары экспертлары фикеренчә, кулланучылар әлеге яңалыкны уңай кабул итәчәк, әмма моның икенче ягы да бар.
«Бу ОСАГО полисының үтемлелеген чикләгән бердәнбер әйбер — аны сатып алуның машина хуҗасы тарафыннан техник карау үтү фактыннан бәйсезлеген юкка чыгарачак, бу исә мәҗбүри „автогражданканың“ үтемлелеген арттырачак», — дип искәрттеләр Россия автоиминиятчеләр берлегендә.