Гөлназ Шәйхидән бик тәмле помидор салаты рецепты

Кирәк була: 1әр литрлы өч банка, 1,5 кило помидор, 3 баш суган, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз, 25 грамм аш серкәсе, тәмләткечләр – сарымсак, түгәрәк борыч, хуш исле түгәрәк борыч, дәфнә яфрагы.

Парландырылган чиста банкаларга 2шәр тырнак сарымсак, 2шәр дәфнә яфрагы, 1әр чәй кашыгы – хуш исле, 1әр чәй кашыгы – иссез түгәрәк борыч салабыз. Суганны  боҗралап турыйбыз да ярты өлешен банкаларга тигез итеп бүлеп чыгабыз. Шуннан помидорларны алтышар кисәккә бүлеп, тулы итмичә генә, банкаларга тутырабыз.

Яшел укроп, калган суганны, бераз помидор өстәп, банкаларны тутырабыз.  Өстенә кайнар су коеп, 15 минут тотабыз. Суны кәстрүлгә бушатып, шуңа шикәр комы, тоз салып, кайнатып чыгарабыз. Аш серкәсе өстибез дә банкаларга кире тутырабыз. Һәр банкага 1әр аш кашыгы үсемлек мае өстәп, тимер капкач белән каплыйбыз.

Фото: povar.ru


Фикер өстәү