Табиб грипп белән ковид авыруларының аермасы турында сөйләде

Хәлсезлек тойган очракта гриппка һәм коронавируска тест тапшырырга кирәк. Бу хакта «Ura.ru.» сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Коронавирус, грипп, салкын тию — барысы да бертөрле башлана. Температура һәм баш авыртуга карап кына диагнозны ачыклау кыен, шуңа күрә коронавируска да, гриппка да анализ бирергә кирәк», — дип сөйләде терапевт-иммунолог, аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча белгеч Владислав Жемчугов.

Жемчугов сүзләренчә, бу авырулар бертөрле диярлек дарулар белән дәвалана.

Элегрәк табиб-терапевт Алексей Хухрев хәбәр иткәнчә, кеше иммунитетны ныгыта торган витаминнар эчеп йогышлы авырулардан дәвалану вакытын тизләтә ала.

 


Фикер өстәү