Татарстанда киләсе атнада нинди һава торышы булачагын фаразладылар

Татарстанда киләсе атна башына кадәр аномаль салкын һава торышы һәм кыраулар көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, уртача тәүлеклек температурасы күпьеллык нормадан 4-6 градуска кадәр кимрәк булачак.

Шимбәгә каршы төндә, 18 сентябрьдә, урыны белән -1 градуска кадәр суытачак — кырау төшүе мөмкин. Көндез һава температурасы +7..+12 градуска кадәр җылыначак. Кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал.

Якшәмбе, 19 сентябрьдә, һәм дүшәмбе, 20 сентябрьдә республиканың көнбатышында көндез кыска вакытлы яңгырлар булуы мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+ 5 градус җылы, урыны белән -2..- 4 градуска кадәр суык булачак, кырау төшүе ихтимал. Көндез +8..+13 градуска кадәр җылы булачак.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 21 сентябрьдә, республика чираттагы циклон йогынтысында була. Урыны белән яңгыр явачак. Һаваның температурасы төнлә +1..+6 градус, көндез исә +8..+13 градус булачак.


Фикер өстәү