Путин балалы гаиләләргә киләсе елда да ярдәм булачагын әйтте

Владимир Путин Россиядә балалы гаиләләргә ярдәмнең яңа чаралары кертелергә мөмкинлеген әйтте.

«Мөмкинлекләр булганда, безнең гражданнарга, беренче чиратта, балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар булдырырга кирәк. Без моны агымдагы елда эшләдек», – диде Россия Президенты видеоконференция режимында үткән икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә.

Сүз мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү кебек ярдәм чаралары турында бара, дип ачыклык керткән Путин.

«Алдагы елларда балалы гаиләләргә ярдәм итүнең тулы системасын формалаштырырга кирәк», – дигән ул.


Фикер өстәү