Бүген Татарстанда матәм көне

11 октябрь көнне Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Кичә  самолет егылган Минзәлә штабының киңәшмәсе вакытында тиешле йөкләмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.

«Минзәләдә урында оештырылган штаб киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 октябрьне Татарстанда матәм көне дип игълан итү турында карар кабул ителүен әйтте», — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Бүген Татарстанда барлык күңел ачу чаралары кичектерелә.

Һәлакәттә үлүчеләрнең гаиләләренә республика бюджетыннан 1 миллион сум, сәламәтлегенә авыр яки уртача дәрәҗәдә зыян килгәннәргә 400әр мең сум ярдәм күрсәтеләчәк.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү