Ташкабак һәм солыдан коймак ясау ЫСУЛЫ

Нурания Исламова рецепты

Ташкабакка геркулес өстәп пешерелгән коймак файдалы, тәмле һәм туклыклы да.

Кирәк булачак: 1 ташкабак, 1 кишер, 3 аш кашыгы вакланган солы ярмасы, 1 йомырка, тәменчә – петрушка, бер бәйләм суган кыягы, 150 грамм каймак, тәменчә тоз, төелгән кара борыч, кыздыру өчен – үсемлек мае.

Ташкабакны юып, кабыгы һәм орлыкларыннан чистартабыз. Кишерне юып чистартабыз. Яшелчәләрне угыч аша үткәреп, суын сыгабыз. Петрушканы юып, тастымалга салып, суын саркытканнан соң ваклап турыйбыз. Ташкабак белән кишергә чи йомырка, петрушка, тоз-борыч өстибез. Барысын бергә болгатып, кәтлит ясаган кебек, кечерәк кенә коймаклар әвәлибез. Аларны майлы табага салып, алсу төскә кергәнче, әйләндерә-әйләндерә кыздырабыз. Суган кыягын юып, ваклап турыйбыз һәм каймакка салып болгатабыз. Коймакны табынга  шушы соус белән бергә куябыз. Телеңне йотарлык тәмле була!


Фикер өстәү