Йолдызнамә | 1–7 ноябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Акча мәсьәләсен уңышлы хәл итү өчен кәгазь «боткасы»на чумарга туры килер. Әмма хафаланасы юк: аны бик тиздән ерып чыгачаксыз. Аннан инде матди хәлегезнең бермә-бер яхшыруын гына көтәсе кала.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Тормышыгыз яхшы якка үзгәрәчәк. Ләкин моның өчен тырышырга, үзегезне тота белергә кирәк. Әйтик, өстенлегегезне күрсәтергә маташып, берәрсен ялгыш кына үпкәләтергә мөмкинсез. Шуңа күрә мондый әйберләрдән сак булыгыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Киләчәккә карыйсы килә башлар. Шуңа планнар кору байтак кына вакытыгызны алыр. Бәйрәм көннәрендә күңелле генә сюрприз көтегез. Бер танышыгыздан күңел кылларын тибрәндереп җибәрердәй яңалык ишетерсез.

Кысла (22.06 – 22.07) Өстәмә керем чыганагы барлыкка килү дөньягызны яктыртып җибәрер. Көтмәгәндә бик яхшы бер кеше белән танышу әйбәт кенә планнар коруга ярдәм итәр. Атна ахырында тормыш турында уйлану вакыт-вакыт үзегезгә тәнкыйть күзлегеннән карап алуның зыян итмәячәгенә төшендерер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Эштәге хәлләрнең җайлы гына баруына карамастан, уяурак булу, тирә-юньгә ешрак караштыру зыян итмәс. Хезмәттәшләрегез арасыннан берсе сезнең урынга утырырга тели сыман… Исәп-хисап ясаганда да игътибарлырак булыгыз әле: хаталану куркынычы юк түгел.

Кыз (24.08 – 22.09) Бу атна алдагысына караганда күпкә нәтиҗәлерәк булыр. Беренчедән, инде күптәннән күңелегезне тырнап торган бер мәсьәләгә ачыклык кертелер. Икенчедән, матди хәлегезнең яхшырып китүенә өметләндерердәй хәлләр килеп чыгар. Ә өченчедән…

Үлчәү (23.09 – 23.10) Ачуыгызны китергән хәлләр булып алыр. Аларга фәлсәфи күзлектән карарга тырышыгыз: шундук тынычланып калачаксыз. Атна ахырында бер туганыгыздан әйбәт кенә хәбәрләр ишетү үзегезгә көч-куәт өстәп җибәрәчәк.

Чаян (24.10 – 22.11) Ачык йөзле, мөлаем, аралашучан булуыгыз катлаулы гына бер мәсьәләнең очына чыгарга ярдәм итәр. Бик җиңел генә! Бәйрәм көннәрендә туганнарыгыздан әйбәт хәбәрләр көтегез. Алар үзләренең тормышына үтеп керәм-керәм дип торучы яңалыклары белән сөендерер.

Укчы (23.11 – 21.12) Бу атна сизелмичә дә узып китәр. Тигез җирдә проблема уйлап табучы дус-ишләрегезнең аптыратуын санамаганда, барысы да әйбәт булыр. Бәйрәм көннәрендә, «ковид яллары»нда күбрәк вакытыгызны саф һавада уздырырга тырышыгыз: үпкәләргә күбрәк кислород керсен (пандемия чорында табиблар да шулай киңәш итә бит).

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Вакытыгызны бары тик үзегезгә шатлык һәм чын мәгънәсендә канәгатьлек китерүче эшләргә генә багышлый алачаксыз. Атна уртасында күңел халәтегезне 100 процентка аңлардай бер кеше белән очрашып күрешү бәхетенә ирешәчәксез. Кыскасы, бик уңайлы, рәхәт чор!

Сукояр (21.01 – 19.02) Уңышлы атна. Шәхси тормышыгызда төшегезгә дә кермәгән шатлык-куанычлар көтелә. Керем артуны вәгъдә иткән хәлләр килеп чыгачак. Көтелмәгән чыгымнар да булачак анысы, әмма алар сезнең өчен авыр йөккә әйләнмәячәк.

Балык (20.02 – 20.03) Атна башында танышларыгыз әйбәт кенә яңалыклар белән куандырачак. Якыннарыгыз белән юктан да тавышланышып китә күрмәгез: юкса кайтавазы озакка барырга мөмкин. Фантазиягә бай булуыгыз эштә дә, өйдә дә зур файда китерәчәк.


Фикер өстәү