Коронавирустан башта ирен, аннары әнисен югалткан Лия Шәрипова: Доминиканада дәваланган өчен түләмичә, әнинең җәсәден бирмиләр

Элек ТНВ каналында эшләгән Лия Шәрипованың әнисе Доминиканага ялга баргач вафат була. Аның балалары әле дә әниләренең җәсәден Татарстанга алып кайта алмыйлар. Бу хакта Лия инстаграмм битләрендә хәбәр итте.

– Ялга килүгә әниебез авырып китте. Аның җәсәден алып кайту белән ритуаль хезмәтләр шөгыльләнәчәк. Әнинең гәүдәсен Доминиканадан Мәскәүгә алып кайту өчен 13500 доллар, Мәскәүдән Азнакайга – 57 мең сум кирәк. Әнине дәваланган хастаханәгә дә 30000 долларга якын бурычыбыз җыелды. Ул бурычны капламыйча, хастаханә безгә әнинең җәсәден бирмәячәк, – дигән Лия.

Рәмзия апа ялда кызы Алинә гаиләсе белән була. Чит илгә килүгә үзен начар хис итә. Табиблар ПЦР-тест ясый. Әмма ул авыру барлыгын күрсәтми. Хастаханәгә салганннан соң гына анда ковидның яңа төре — дельта штаммы булуы ачыклана.

Лиянең ике атна элек ире Андрей да коронавирустан үлгән. Инде менә хәсрәт өстенә хәсрәт. Әлеге гаиләгә ярдәм кирәк. Рәмзия апаны туган ягына кайтару һәм бурычларны түләү өчен аның кызларының гына көченнән килми.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен

Алинә Шәрипова исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4817-7601-0138-0586,

Руслан Сайфуллаев исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276-3802-2910-0008, Тинкофф картасы номеры: 5536-9137-8144-5016.

Алинәнең картасы 89161179989 номерына, Русланныкы 89257144416 номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү