Табиблар аллергияне яман шеш белән бутамаска киңәш итә

Галимнәр яман шешнең кайбер төрләре вакытында кешедә аллергия вакытындагы кебек билгеләр күзәтелергә мөмкин, дип кисәтә.

Әйтик, табигатьтә үсемлекләр күпләп чәчәк аткан вакытта кемдер тын алу авырлашу, тирегә бетчәләр чыгудан интегә. Ләкин аллергиягә каршы дару эчеп кенә тынычланырга ярамый, ди белгечләр.

Ник дигәндә, кайвакыт кан белән бәйле һәм эчке әгъзалар яман шеш авырулары үзен әнә шулай сиздерергә мөмкин икән. Табиблар моны организмның, яман шеш күзәнәкләренә каршы торырга тырышып, шулай реакция бирүе белән бәйләп аңлата.


Фикер өстәү