Татарстанда кар явуы һәм буран көтелә

Бүген Татарстан алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән кар явачак, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Республиканың кайбер районнарында буран булырга мөмкин. Көндез явым-төшем күзәтелми, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил фаразлана.

Төнлә һава температурасы  2-7 градус салкын, көндез  4 градус җылыдан 0 градус тирәсе булачак.

Урыны белән юлларда бозлавык булуы мөмкин.


Фикер өстәү