Калфак чигү остасы Сөембикә Хәмитова: Әбиләр кызыксынмый, ә замана кәләшләре яратып кия

Әлки районының Базарлы Матак мәдәният йортында эшләүче Сөембикә Хәмитова соңгы елларда калфаклар чигү белән мавыга. Йөздән артыкны тегәргә өлгергән инде. Калфакларның бәясе – 250-500 сум тирәсе.

– Кечкенәдән тегәргә, чигәргә, бәйләргә ярата идем. Мәдәният йортына эшкә урнашкач, калфак ясау белән кызыксына башладым. Беркем дә өйрәтмәде, үзлегемнән өйрәндем. Моңа кадәр бисерлар белән эшли белә идем инде. Минем өчен калфак чигүнең кыенлыгы юк. Берсен иртәдән кичкә кадәр теккән чаклар да була. Барысы да кәефкә карый. Кайчак атна буена сузылырга да мөмкин. Авыл җире булгач, башка эше дә бар бит. Чигү мине тынычландыра, бар мәшәкатьне оныттыра, – ди Сөембикә ханым.

Чигү остасы әйтүенчә, калфаклар тормышыбызга кабат әйләнеп кайтты. Кечкенәләрен бигрәк тә замана кәләшләре яратып кия икән. Мәдәният йорты артистлары да кул эшләрен яратып сатып ала. Әбиләр алай кызыксынмый, ди. Бүләккә сораучылар да бар. Кемгәдер чуклысы, кемгәдер биегрәге, кечкенәрәге кирәк. Сайлап алу өчен мөмкинлек бар.

– Гүзәл затларның башында калфакларымны күргәч, тагын илһамланып китәм. Яңа чигү төрләре белән кызыксына башлыйм. Милли кием кешене бөтенләй башкача үзгәртә бит ул. Аны бәйрәмнәрдә һәр хатын-кыз кисен иде, – ди Сөембикә Хәмитова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү