Транспортка QR-кодлар кертү турында закон проекты тикшерүдән алынган

Кайбер транспорт төрләренә QR-кодлар кертү турында закон проекты карап тикшерүдән алынган, чөнки әле ул эшләп җиткерүне таләп итә.

Бу хакта Россия Президенты матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков белдергән. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә. “Бик катлаулы закон проекты булып чыкты. Әлегә аның тискәре нәтиҗәгә китермәяченә ышандырып булмый. Шуңа күрә документны карап тикшерүдән алу турында карар кабул ителде”, – дип аңлаткан Песков. Аның әйтүенчә, закон проектын эшләү дәвам итәчәк.

Хөкүмәт һәм “Бердәм Россия” моңа әзер. Кремль вәкиле искә төшереп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин мондый катлаулы закон проектларын карап тикшергәндә, кешеләр мәнфәгатенең үзәктә торырга тиешлеген искәртеп килә.

Моңа кадәр транспортта QR-кодлар системасын эшләп җиткерү зарурилыгын “Бердәм Россия”нең Думадагы фракциясе җитәкчесе Владимир Васильев белдергән.


Фикер өстәү