Шпорадан йомырка белән аш серкәсе коткара

Аяк табаннарында шпора булган кешеләргә түбәндәге ысулның ярдәме тими калмас. Яңа салынган йомырканы стаканга салып, өстенә 100 г аш серкәсе агызырга һәм шул катнашманы караңгы, салкынча урынга куярга кирәк.

3-4 көн торганнан соң йомырканы серкәдән алып, аның юка элпәсен тишеп, агын агызасы. Ә йомырканың сарысын аерым савытка салып, күбекләнгәнче болгатырга кирәк. Аңа 100 г скипидар (ылыслы агач сагызыннан ясала, даруханәдә сатыла) һәм стакан төбендә калган серкәле утырманы аз-азлап кына куша барып, барысын бергә яхшылап болгатасы. Әзер булган катнашманы кара төстәге шешәгә агызып, караңгы урынга сакларга куярга кирәк.

Шпораларны кич белән дәваласаң яхшырак.  Моның өчен иң элек, мөмкин кадәр күбрәк диңгез тозы салып эретелгән 0,5 л су әзерләргә кирәк. Диңгез тозы булмаган очракта аш тозы кулланырга да ярый. Тоз эреп беткәч, шул җылы тозлы су белән авыру урыннарны юып, сөлге белән яхшылап корытырга, аннары әзерләнгән катнашманы болгатканнан соң авыру урыннарга сөртергә кирәк. Катнашманы төнгә шпораларга сөртеп йон тукыма белән каплапга кадәр кулланырга киңәш ителә.

Фото: cvm-med.ru


Фикер өстәү