Укучыларның кышкы каникулы озайтылмаячак

Коронавирус пандемиясе сәбәпле мәктәп укучыларына кышкы каникулны озайту планлаштырылмый.

Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә. министрлыкта каникулны озайту мәсьәләсе каралмый. Мәктәпләргә күздә тотылган вакыттан алданрак ялга китү тәкъдим ителгән. Әмма бу мәсьәләне һәр төбәк үзе хәл итә, дип яза ТАСС.

Әйтик, Мәскәү мәктәпләренә ике көн алдан – 27 декабрьдән каникулга китәргә тәкъдим ителгән. “Бу уку-укытуга тискәре йогынты ясамаячак. Ел ахыры – асылда үткән материалны кабатлау гына”, – дигән министр. Шул ук вакытта ул тулаем илдә каникулның тиешле график буенча башланачагын искәрткән.


Фикер өстәү