Яшелчә бәяләренең арзанаюы көтелә

Яшелчәләргә бәяләрнең сезонлы артуыннан соң кабат арзанаюы көтә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россиядә ел башында яшелчәләрнең кыйммәтләнүе, нигездә, сезонлы факторга һәм импорт күләменең традицион рәвештә артуына бәйле. Әмма бәйрәмнәрдән соң ихтыяҗның кимүе әлеге продукциянең арзанаюы өчен алшартлар тудырачак», – диелә хәбәрдә.

2021 елда тулаепм алганда 5,3 миллион тоннага якын яшелчә җыелган, бу 2020 елгы күләмдә үк диярлек. Моннан тыш, 6,7 миллион тонна бәрәңге казып алынган, кышкы теплицалардагы уңышның күләме исә рекордлы (1,4 миллион тонна) булган.

Сөт һәм сөт продукциясе бәясе дә сезонлы тенденцияләргә тәңгәл килә. Ягъни көзге-кышкы сезонда җитештерү күләмнәре кими, ә чыгымнар арта, болар барысы да бәяләргә йогынты ясый.

Шул ук вакытта, сыр бәясе – 0,3, беренче категорияле тавык йомыркасы – 3,6, икенче категориялесе – 3,3, карабодай ярмасы 1 процентка арзанайган.

Җитештерүчеләрдә дуңгыз итенең бәясе бер атна эчендә 4 процентка арзанайган, ә сыер һәм сарык ите, киресенчә, 0,3 һәм 1 процентка кыйммәтләнгән.


Фикер өстәү