Икътисадчы: февраль аенда акча бәясе бик нык төшәргә мөмкин

Быел февраль аенда халыкның саклык акчаларының кыйммәте бик нык төшәргә мөмкин. Икътисадчы Михаил Хазин “Говорит Москва” радиостанциясе эфиры аша шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, Үзәк банк һәм Финанс министрлыгы Россия икътисадын торгыза алмый әле. Шул сәбәпле, сум курсын чит ил валюталарына: доллар һәм еврога карата ясалма киметү дәвам итә.
Белгеч аңлатып үткәнчә, килеп туган вазгыятьтә сумның бәясен киметү икътисади үсешне һәм эш активлыгын саклап калуда бердәнбер нәтиҗәле чара булып тора. Россиядә акчаның кыйммәте алга таба да арзанаюын дәвам итәчәк. Шул сәбәпле халыкка товарлар, хезмәтләр өчен күбрәк түләргә туры киләчәк.
Михаил Хазин фикеренчә, Үзәк банк февраль аенда төп ставканы кинәт кенә 17%ка җиткергән очракта, акча бәясе бик нык төшәчәк.
24 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, Мәскәү биржасындагы торгларда доллар курсы 77,41 сумга җиткән.


Фикер өстәү