Рөстәм Миңнеханов студентларны бәйрәм белән котлады

Бүген, 25 гыйнвар Россиядә студентлар көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов студентларны бәйрәм белән котлады.

Россиядә тәүге университет пәйда булганнан бирле Татьяна көне дип дә аталып йөртелүче бу бәйрәм хаклы төстә студентлар  дуслыгы-туганлыгы билгесе булып тора. Татарстанда әлеге бәйрәм 140 меңнән артыграк студентны берләштерә. Без үз яшьләребез – күпкә ирешүгә омтылучы, тормышта актив позициядә торучы талантлы егет-кызларыбыз белән горурланабыз. Студентларның мәгарифтә генә түгел, фән, спорт, сәнгать өлкәсендәге уңышлары да зур ихтирам-хөрмәт уята.
Бүген Татарстан белем бирү һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендә күп кенә юнәлешләр буенча алдынгы сафларда бара. Студентлар һәм яшь белгечләребез Россия күләмендәге генә түгел, халыкара бәйгеләр һәм олимпиадаларда да зур уңышларга ирешеп килә. Узган елда республик
адан берьюлы биш вуз «Приоритет 2030»программасына кертелде. Шулай ук 2021 елда Россиядә иң яхшы дип танылган студентның да Татарстаннан булуы белән горурланабыз.
Соңгы еллар, пандемия сәбәпле, барыбыз өчен дә ныклыкка сынауга әйләнде. Әмма бу кыенлыклар, безне чыныктырып, үз көчебезгә ышанычны өстәде, иң зур кыенлыкларны да җиңеп чыга алуыбызны күрсәтте.
Кадерле студентлар! Сер түгел: гыйлем эстәү сабырлык, тәртиплелек, киләчәккә җитди, җаваплы мөнәсәбәт таләп итә. Вузларыгыздагы фәнни мәктәпләрнең иң яхшы традицияләрен дәвам итәчәгегезгә, илебезнең үсешенә лаеклы өлеш кертәчәгегезгә чын күңелдән ышанам. Студент еллары тормышыгызда иң якты, иң нык истә калырлык чорга әйләнсен! Кыюрак һәм тәвә
ккәлрәк булыгыз, рәхәтләнеп иҗат итегез, хыялланыгыз һәм максатларыгызга ирешегез! Бәйрәм белән!


Фикер өстәү