Сөннәткә кайчан утыртырга?

– Улыбызга өч ай. Баланы сөннәткә утырту буенча уртак фикергә килә алмыйбыз. Ирем хәзер сөннәткә утыртыйк, ярасы тизрәк төзәләчәк, ди. Мин кызганам. Өч яшь тирәсендә башкарсак, дим. Баланы наркоз астында да яткырасы килми. Ни эшләргә икән?

Алсу Йосыпова. Арча

Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар хирургы Айдар Закиров:

– Ата-аналар арасында, дөрестән дә, бала кечерәк булган саен, авыртуны азрак тоя дигән ышану бар. Чынлыкта бу күбрәк сабыйның психологик яктан өлгермәгәнлеге белән бәйле. Алар әлегә авыртуга зарлана белми, шуңа бу операцияне дә җиңелрәк уздырган кебек тоела. Зуррак бала исә, яраны үз күзләре белән күреп, аның нәрсә икәнен аңлагач, бу процедураны психологик яктан да кичерә. Шунлыктан олырак бала сөннәткә утыртуны авыррак уздырган кебек тоела. Медицинада сөннәткә ике яшьтән соң, наркоз астында гына утыртырга рөхсәт ителә. Бу очракта операция дә сыйфатлы ясала. Бала да азапланмый. Наркоз бала сәламәтлегенә зыян салыр дип тә куркасы юк. Заманча наркозлар, аеруча балаларныкы, бик сыйфатлы, җиңелчә кичерелә. Җирле наркоз сәламәтлек өчен күпкә куркынычрак. Җенес органындагы ялкынсынудан (баланопостит) тилмергән, авырдан сигән (фимоз) балаларга сөннәткә утырту операциясе ничә яшьтә булуына карамастан ясала. Сөннәткә утырту операциясе балага ике яшь тулганчы ук ясалган очракта да ул, ким дигәндә, дүрт сәгать дәвамында, табиб күзәтүе астында булырга тиеш.


Фикер өстәү