Хатыны сүзе белән пилмән ясау аппаратын чистарткан ир кулсыз калган

Чаллыда бер ир-ат “ТатАгроЛизинг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте цехында бәхетсезлеккә юлыккан. Тикшерү органнары “Хезмәтне саклау таләпләрен бозу” маддәсе  буенча җинаять эше кузгаткан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир хатынының үтенече буенча (икесе дә шушы предприятиедә эшләгәннәр) автомат пилмән ясау аппаратын чистартмакчы булган. Махсус кыргыч кулланасы урынга, кулын эшләп торган аппаратка тыккан. Нәтиҗәдә сул кулы өзелгән.
Хәзерге вакытта килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклаугаюнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.


Фикер өстәү