Йолдызнамә | 21–27 март

Кучкар (21.03 – 20.04) Эшегездә үзгәрешләр көтелә. Вәкаләтләрегез артачак, гомумән, карьерагыз яңа борылыш алачак. Аннан аермалы буларак, шәхси тормышта яңалыклар көтелми.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Һөнәри өлкәдә үзегезне күрсәтүдән курыкмагыз – йолдызлар сезнең яклы. Күп вакытта иҗади фикерләвегез ярдәм итәчәк. Ләкин артыгын эшләп ташламагыз, ял турында онытмагыз. Якыннарыгыз, дусларыгыз белән очрашып, ялларны саф һавада уздырсагыз яхшы.

Игезәкләр (21.05 – 21.06)  Бу атнада сезгә ял итәргә һәм көч тупларга киңәш ителә. Апрель башында тормышыгызның яңа этабына аяк басачаксыз. Агымга каршы йөзәргә яратсагыз да, бу атнада бераз тынычланып торыгыз. Шәхси тормышыгызда да тотрыклылык сакларга тырышыгыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Яңа эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Ә сез баш тартырга ашыкмагыз – яхшылап уйларга кирәк. Үзегезне күрсәтер өчен менә дигән мөмкинлекне кулдан ычкындыра күрмәгез. Ялыгызны яраткан кешегез белән, гади генә тоелган нәрсәләрдән дә тәм табып үткәрегез.

Арыслан (23.07 – 23.08)  Бу атнада юлыгызда шактый гына каршылыклар очрар, ләкин сез барыбер уйлаган эшегезне ахырына кадәр җиткерегез. Ялгызларга бу атнада бәхет елмаячак: көтмәгәндә, уйламаганда насыйбыгызны табып куярсыз.

Кыз (24.08 – 22.09) Табигатегез буенча сак кеше булсагыз да, соңгы берничә атнада сезгә үзгәрергә туры киләчәк. Нинди дә булса карар кабул иткәндә, йөрәгегезне тыңлагыз – алданмассыз. Ә ялларыгызны үзегез теләгәнчә уздырыгыз – сез моңа лаек.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бу атнада беразга гына булса да туктап, үз гамәлләрегезгә бәя бирер өчен мөмкинлек булачак. Кайчандыр очына чыга алмаган мәсьәләгә ачыклык кертерсез. Ә шәхси тормышка килгәндә, сезне күңелле сюрпризлар көтә.

Чаян (24.10 – 22.11) Атна вакыйгаларга бай булачак, шәхси тормышыгызда сезне кардиналь үзгәрешләр көтә. Һәм алар яхшыга булачак. Көтмәгәндә хезмәт хакыгыз артып куярга мөмкин – барысы да сезнең тырышлыктан торачак.

Укчы (23.11 – 21.12) Гыйшык утларында янучы Укчыларның хисләре сыналачак. Сезгә хәзер шәхси ирек мөһимдер, ләкин мөнәсәбәтләрдә ике якның да теләкләрен исәпкә алырга кирәк шул…

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Хезмәттәшләрегез белән бәхәскә кермәгез, югыйсә эшегездә кыенлыклар чыгачак. Бу киңәшкә колак салсагыз, атнаның икенче яртысында күңелле яңалыклар көтәчәк. Күптән онытылган идеяләрегезне тормышка ашырып карагыз әле, рухи яктан да, матди яктан да канәгать булып куюыгыз бар.

Сукояр (21.01 – 19.02) Кисәк килеп туган хәлләргә яраклашырга туры киләчәк. Сәфәргә чыгудан курыкмагыз – юл сезне кызыклы кешеләр белән таныштырачак.

Балык (20.02 – 20.03) Финанс мәсьәләсендә сак булыгыз, акчаны уңга-сулга тарата торган чак түгел. Ләкин кыенлыклар озакка бармаячак. Ял көннәрен туганнарыгызга багышлагыз. Күптәнге танышыгыз кунакка чакырса, баш тартмагыз.


Фикер өстәү