Татарстанлы диван сатканда 160 мең сумынан колак каккан

Яр Чаллының ЗЯБ бистәсендә медицина учреждениесе хезмәткәре диванын сатарга уйлап, интернетта белдерү урнаштырган. Озак та үтми сатып алучы табыла. Ул акча күчерергә карта номерын сорый. Тик счетның тулылануы хакындагы смс урынына, 36 яшьлек хатын-кыз аның барлык акчаларын алу турында смс ала. Картадан 160 мең сум югала.

Полиция бүлегенә мөрәҗәгать итеп, зыян күрүче элегрәк мошенникларның мондый схемалары турында белмәвен әйтә. Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаятьчеләр Чиләбе өлкәсеннән булган.

Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 158 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү