Мәскәүдә бер кешелек авылда гомер иткән Габдулла Хәйбуллин турында фильм күрсәтәчәкләр

Мәскәүдә режиссер Алмаз Нургалиевның «Между семью островами» документаль фильмын  тәкъдим итәчәкләр.

Ул «Артдокфест» документаль кино фестиваленең конкурстан тыш программасы кысаларында күрсәтелә. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Фильмда ХХ гасырның алтмышынчы елларында Түбән Кама гидроэлектростанциясе төзелеше башлануга бәйле вакыйгалар сурәтләнә. План нигезендә анда 173 мең гектар җир су астында калырга тиеш булган. Урманнар киселгән, электр тапшыру линиясе сафтан чыгарылган, торак биналарны җимергәннәр. 700 мең кеше күченергә мәҗбүр булган.

Актаныш районының Өшәр авылы да су басу зонасына эләккән. Халык аны 1976 елда ук ташлап киткән. Әмма бер кеше Габдулла абый гына калган. Авылны су басмый. Ә соңгы кеше авылда берүзе яшәп бакыйлыкка күчә

Документаль фильм Мәскәүдәге «Октябрь» кинотеатрында 2 апрельдә (13.00 сәг), 4 апрельдә (20.30 сәг), 5 апрельдә (16.00 сәг) күрсәтелә.

Су астында калырга тиешле татар авылының соңгы герое: «Әни васыятен тыңлап, монда калдым»


Фикер өстәү