Арчада абзарны яшен суккан: “Үзен дә, бозавын да коткардык”

Кичә Арча районының Түбән Мәтәскә авылында яшәүче Тәслимә Шәрипованың абзарын яшен суккан. Бәхеткә, ут йортына күчмәгән. Тәслимә апаның лапасында бозавы да булган. Күршеләре ярдәм итеп, аны чыгара алганнар.

Фото: arskmedia.ru

– Кичке тугызлар иде. Тәслимә апаның күршеләре шалтыратып, аның каралтысын яшен суканын әйттеләр. Шундук янгын сүндерүчеләрне чакырттым. Мин килгәндә абзар яна иде. Барлык авылдашлары белән бергә, янгын сүндерүчеләр килгәнче, утны йортка күчертмәс өчен тырыштык. Шөкер, зыян күрүчеләр юк, – ди Түбән Мәтәскә җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин. – Авылыбыз кешеләре бик ярдәмчел. Яшен суккач та, авыл төркеменә акча җыю турында белдерү элделәр. Әкренләп җыялар. Тәслимә апага лапас салырга бераз булса да, ярдәм булыр дибез. Халыктан акча җыярга уйламадык та. Үзе дә өенә ут капмаганга шөкер итә. Мондый күңелсез хәлләр башка булмасын иде!


Фикер өстәү