Яшәртүче битлек ясау ЫСУЛЫ

Яңа җыеп юылган һәм суын саркытып, кипшенә төшкән кычыткан яфракларыннан җыерчыкларны бетерергә булышучы, битне йомшак һәм бәрхет сыман итүче битлекләр ясыйлар.

Нормаль тире өчен: 1әр аш кашыгы вакланган яшь кычыткан, җылы сөт һәм 1 йомырка сарысы кирәк булачак. Кычытканны сөткә салып, 10 минут тотарга кирәк. Алга таба йомырка сарысын өстәп болгатасы һәм бит, муен тиресенә сөртәсе булачак. 20 минуттан җылы су белән юып төшерәсе.

Тире коры булганда, 1әр аш кашыгы вакланган кычыткан яфрагы, петрушка, 1 чәй кашыгы сөт алып болгаталар. Катнашманы биткә сөртеп, өстенә кәгазь тастымал һәм сөлге каплыйлар. 20 минуттан башта – җылы, аннары салкын су белән юып төшерәләр. Катнашма битне дымландыра, бераз агарта һәм тирене витаминнарга баета.

Сулган тире өчен. 1әр аш кашыгы вакланган кычыткан һәм бал алып болгатасы да шуны бит, муен тиресенә сөртәсе. 20 минуттан салкын су белән юып төшерәсе. Катнашма битне тукландыра, дымландыра, вак җыерчыкларны бетерә.


Фикер өстәү