61 ел бергә гомер итүче Мусиннар: Без бик бәхетле!

Чистай районының Кызыл Ялан авылында 61 ел бергә гомер итүче Вәзилә апа белән Әкрәм абый Мусиннар гаилә учагын бүген дә сүндермичә, бер-берсенә терәк, кирәк булып, матур гомер итәләр. Аларның балачагы бик күпләрнеке кебек уза: ашарга такы-токы, кияргә кием юк. Сугыштан соңгы авыр еллар була шул.

Әтисе фронтка киткәндә Әкрәм абый биш яшендә генә була. Аны нишләптер озатырга уятмыйлар, уянгач, елый-елый, кыр капкасына хәтле чаба, ләкин әтиләре киткән була инде. Гаилә берничә хат ала, шуннан соң «хәбәрсез югалды» дигән язу гына килә. 1947 елның җәендә әнисенең аягы сына. Ул эшли алмагач, малайга ике ат белән пар җирен себерергә кушалар, аңа бу вакытта нибары 11–12 яшь була. Талкыш мәктәбенә йөреп укып, 7 нче сыйныфны тәмамлый. Зурлар белән беррәттән авыр эшләрдә эшли. Әтисезлек нык сиздерә. Әтиле малайларга кызыгып үтте инде яшь чаклар, ди ул. Чабаталы балачагы, кычыткан, алабутадан пешергән ашның, черек бәрәңгедән пешерелгән кәлҗемәнең тәме, елга ярлары буенда сары балчыктан «күмәчләр» ясап ашауларын моңаеп искә ала.

Балтыйк җирләрендә армия хезмәтен үтеп кайта. Аннан Чистай МТСында тракторчылар әзерләү курсларында укый, шуннан тимер атны җигә. Яшьләр күрше авылга аулак өйләргә, кичке уеннарга да баралар. Бер баруында Уракчы авылы кызы Вәзиләгә күзе төшә. Кыз – Нәҗметдин бабай белән Зәйтүнә әби гаиләсендә өченче, төпчек бала. Башлангыч белемне туган авылында ала, 7 сыйныфны күрше Талкыш авылына йөреп укый. «Ашарга, кияргә юк, чабата киеп, бозлы суларны ерып, кар-буран, яңгыр дими, укырга йөрдек», – дип искә ала ул. Алар гаиләләре белән Чулман болыннарына көтү көтәргә китәләр. Яшьли кул арасына кереп, бөтен эшне өйрәнеп, белеп үсә. «Чалгысын да, балта-чүкечен дә, пычкысын да тоттык, белмим дип тормадык», – ди ул.

Ике яшь йөрәк бергә кушылгач, тормышны бергәләп, төптән җигелеп тарта башлыйлар. Әкрәм абый – тракторда, Вәзилә апа төрле эшләрдә эшли. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре – Гөлсинә, Әлмирә, Рәйсә, Әдһәм дөньяга килә. Балалар үстергәндә каенанасы бик ярдәм итә. Вәзилә апа үзе дә бар яктан да килгән: тегү, чигү, бәйләү дисеңме, җырларга-биергә дә бик оста, кирәк чакта гармун алып сыздырып та җибәрә. Нинди эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара. Комплекс төзелеше вакытында пешекче була, аннан шунда ук  терлекчелектә эшли. Мәктәптә идән юучы да, кочегар да, пешекче дә була. Әкрәм абый, пенсиягә чыккач, авыл имамы вазыйфасын башкара.

Әкрәм абый белән Вәзилә апа бер дә сынатмыйлар. Йорт та өлгертәләр. Балаларның укып, һөнәр алып, туып-үскән, әти-әниләре гомер иткән җирдә төпләнеп калулары да ата-ананың дөрес тәрбия бирүендәдер, минемчә. Бала югалту хәсрәтен кичерү генә бик авыр булгандыр. Кырык сигез яшендә вафат булган уллары турында һәр көн диярлек моңаеп искә алалар. Хәзер инде бердәнбер улларының тол хатыны Гөлназ белән тату гомер итәләр. Киленнәре бик ачык, сабыр, ярдәмчел һәм уңган.

Бүген Мусиннарның 9 оныклары, 11 оныкчыклары бар. Яшь буын өчен үрнәк булырлык гомер кичерә алар. Бер-берсен күз карашыннан, ярты сүздән аңлыйлар. Икесе дә – бишвакыт намаз ияләре, ураза тотып, ел саен Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалалар. Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел булганнары өчен аларны туганнары да, күршеләре дә, авылдашлары да хөрмәт итә. «Тигезлектә картаю һәркемгә дә насыйп булмый. Без бүген әнә шунысы белән дә бик бәхетле», – диләр.

 Резидә Вәлиева. 

 Чистай районы Кызыл Ялан авылы


Фикер өстәү