Маймыллар арасында чәчәк авыруы таралган: чир кешеләргә дә яный

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы маймыллар арасында чәчәк авыруы (оспа) таралу буенча фикер алышу өчен гадәттән тыш очрашу үткәрәчәк. Бу хакта, “Telegraph” газетасы хәбәренә таянып, “РИА Новости” яза. Утырышта чирнең ничек йогуы, гей һәм бисексуаллар арасында таралу куркынычы, шулай вакцинага бәйле хәлләр каралачак.

Чир инде берничә илдә, шул исәптән Британиядә, Испания, Бельгия, Франция, Швеция, Италия, Австралия һәм Канада ачыкланган.

Маймылларда чәчәк авыруы –сирәк очрый торган вируслы инфекция. Кешеләргә дә йога. Гадәттә чир җиңел кичерелә: кеше инде берничә атна эчендә тулысынча савыгырга мөмкин. Шулай да йогышлы авыруның төрле органнарга бәрү куркынычы бар. Белгечләр басым ясап әйткәнчә, маймылларда чәчәк чире җенси юл белән күчә торган инфекция булып саналмаса да, чирле кеше белән тыгыз элемтәдә булганда, йогарга мөмкин.

Чир гадәттә бизгәк тотудан, баш, мускуллар, җилкә авыртудан, лимфа төеннәре зураюдан башланып китә. Шуннан соң, биттән алып, бөтен тән тимгелләнергә мөмкин.


Фикер өстәү