Киләсе атнада 25 градуска кадәр җылыта

Татарстанда җылыта. Һава температурасы ай буе нормадан 6–9 градуска түбәнрәк торганнан соң, һәркайсыбыз өчен көтеп алынган хәбәр бу.

Инде ял көннәрендә үк көндез температура +22 градуска җитәчәк. Татарстан Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, бүген төнлә урыны белән яңгыр, +3…+8 градус җылы. Ял көннәрендә – 28 һәм 29 майда яңгырлы һава торышы сакланачак. Кайбер районнарда секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил һәм яшен көтелә. Көндез +16…+22 градус, төнлә +6…+12 градус булачак. Киләсе атна башында – 30 һәм 31 майда, антициклон үтеп керү һәм атмосфера басымы үсү сәбәпле, явым-төшем туктар, температура күтәрелер дип фаразлана: көндез +19…+25, төнлә +7…+13 градус җылы көтелә.


Фикер өстәү