Быел җәй булырмы?

Җылы май көтеп, туңып йөрдек. Инде июнь аенда бар өмет. Җылы җәйләр кайчан җитәр? Бу сорауны КФУ доценты Тимур Әүһәдиевка бирдек. Ул эссе җәй вәгъдә итмәде.

– Июнь аенда һава температурасы 18 градус тирәсендә торачак. Июльдә исә, нормадан кимрәк булып, 20,5 градусны тәшкил итәчәк. Август ае да июнь кебек булачак. Без берничә айга булган фаразларны Россия гидрометеоүзәгеннән алабыз. Әмма ул да кайчак туры килеп бетми, – ди ул. – Май ае эссе булыр, явым-төшем көтелми дип көткән идек. Әмма без әйткәнчә булмады. Хәзер һава торышы кинәт үзгәрә.


Фикер өстәү