Бер тиенсез эш башлаган Фаил Хәкимов: «Бай кызына рәхмәт!»

Арча районының Орнашбаш авылы егете 26 яшьлек Фаил Хәкимов белән көтмәгәндә таныштык. Чираттагы сәфәребезгә баруыбыз иде. Юл буена туктап каһвә алырга уйладык. Казан – Балтач арасында йөрүчеләр бу урынга туктамый китми, диләр. Иртәнге алты гына тулып киткән булса да, Фаил эш – тирә-якны матурлау белән мәшгуль иде. Газетадан икәнне белгәч, елмаеп ук җибәрде: «Ватаным Татарстан»ны укып бара икән.

– Эшкә уйламаганда тотындым. Әзрәк юләрлек тә бар инде, – дип шаярта ул. – Армиядә вакытта йөргән кызым ташлады. Бай иде ул. Кызлар ташлавы рәхәт булмады. Күңел төшкән чаклар да күп иде. Әмма мин ничек тә бу кыздан өстен булам әле дип яши башладым. Ничек кенә борынына чиртергә соң? Бер ел буе шул хакта уйланып чыктым. Кайтуга, каһвә сата торган нокта ачам, дидем.

Туган якка кайткач, Фаилнең уендагы беренче сорау «Сату ноктасын кая куярга?» була. Ул эзләнә башлый. Кешеләргә каядыр кереп түгел, машина белән туктап кына кофе алу отышлырак дигән фикергә килә.

– Мин аны тиз генә барып чыгар дип уйладым. Янәсе, киоск урнаштырам да, сату китә. Булган, ди, пычагым! Әле үземнең машинам да юк бит. Хәзер уйлап торам да шаккатам. Нинди йөрәк булгандыр үземдә. Киоскны куярга да акчам җитмәде. Шуннан соң Казанга эшкә киттем. Белемем булмаса да, пешекче булып урнаштым. Ашарга әзерләргә яратам мин. Бер ашханәдә ике көн эшлим, ике көн ял итәм. Ә акчаны әйбәт түлиләр. Ул чакта 50шәр мең ала идем. Тырыша торгач, эшне башлап җибәрдем, – ди ул. – Каһвәне үзем сата башладым. Шулчакта әти-әнием миңа сюрприз ясады. Машина алып бирделәр. Калганын үзең булдырырсың, дип тә өстәделәр. Беренче вакытларда җиңел булмады. Башны ташка бәрердәй чаклар күп булды. Әмма бирешмәдем. Күңелсезлек саен бай кызын искә төшерәм. Әллә кайдан көчләр кереп киткәндәй була. Көнгә 200–300 сум акча эшли идем. Әнигә рәхмәт, кофе янына камыр ризыклары пешереп бирә башлады.

Фаил үзенең эш башлаганын беркемгә дә әйтми. Берзаман бу хакта дуслары ишетеп ала һәм Фаилгә ярдәм итә башлый. Ничек итепме? Казаннан машиналарына төялеп кайтып, каһвә эчәләр икән. Әнә шуннан соң бу урынны дусларның дуслары да белә башлый. Тәмле каһвә кайда сатылуы «сарафан радиосы» аша тарала. Хәзер инде Фаил шөкер итә. Яраткан эше акча да китерә башлаган. Әмма егет моның белән генә туктап калырга җыенмый. Авылда буш яткан җирләре бар икән. Ул шуларга тотынмакчы.

– Җирдә эшләп, акчалы булуны башкаларга күрсәтәсем килә. Бөтен кешегә дә шәһәргә күчәргә димәгән бит инде. Мин үз юлымны туган ягымда таптым. Ялкауланмаска гына кирәк. Тырышлык булса, әллә ниләр эшли аласың икән. Минем очракта үҗәтлек тә ярдәм итте. Әгәр бай кызы ташламаган булса, мин бүгенге кебек бәхетле булмас идем, – ди Фаил. – Тиң ярымны таптым мин. Хыялда йөрткән, нәкъ миңа кирәк кыз күрше авылда гына булган икән бит. Җылы сүзе, төпле киңәше белән күңелне үстереп тора. Тормыш юлыннан икәү атлый башлагач, әллә ниләр эшләячәкбез әле!

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү