Ильмира Нәгыймова: «Соңгы вакыйгалар мине чыныктырды»

Бүген «Ни хәл?» сәхифәсендә кунакта – татар эстрадасының танылган җырчысы, автор-башкаручы Ильмира Нәгыймова. Җырчының нинди яңалыклары бар? Иҗат итәргә көч кайдан ала ул? Аның гайбәткә мөнәсәбәте нинди? Без әнә шуларны белештек.

– Ни хәл?

– Бар да яхшы. Әле менә яңа концерт сезонына әзерләнәм. Октябрьдә башлана, Алла боерса. Бу минем тәүге сольный концертларым булачак. Бик зур шәһәрләрне сайладым. Бу арада яңа җырлар яздыру, программа туплау белән мәшгульмен.

– Шушы арада гына Сочи якларыннан әйләнеп кайттыгыз. Бу сәфәрегез зур «кызыксыну» уятты, ахры?

– Әйе, бик нык кызыксындылар. Миңа ни өчендер балаларымнан башка йөрергә ярамый икән. Чынлыкта исә мин ял итәргә түгел, эш буенча барган идем Сочига. Барган-барган, матур җирләрне дә карап кайттык. Ял итеп түгел, эшләп йөрүемне халыкка әйтеп тормаган идем. Сөйләргә тотынгач, әйдә, сөйләсеннәр, дидем.

– Гайбәткә, тәнкыйть сүзләренә җиңел карыйсыз кебек.

– Соңгы вакыйгалардан соң чыныктым, мондый сүзләргә иммунитетым көчле. Минем хакта язалар, минем турында сөйлиләр икән, сөенәм генә. Димәк, мин алда. Язмасалар, сөйләмәсәләр яисә бөтенләй минем турында онытсалар, бик начар булыр иде. Шуңа да «хейт»ка мөнәсәбәтем яхшы.

– Сез бик актив иҗат итәсез, яңа җырларыгыз белән дә шактый еш сөендерәсез тыңлаучыларны. Идея, илһам, көч чыганагыгыз нәрсә?

– Соңгы арада миңа бу турыда еш әйтә башладылар. «Чәчәк аттың, Ильмира» диләр. Миңа калса, бу аерылышу белән бәйле. Хәзер мин бөтен энергия-көчемне иҗатка, балаларыма һәм, әлбәттә, үземә багышлыйм.

– Күптән түгел Чаллыдан Казанга күченүегез турында хәбәрләр ишетелгән иде. Бу ният барып чыктымы?

– Бу ният белән барыбызга да билгеле вакыйгаларга кадәр йөри идем. Илдәге вазгыять катлауланды, санкцияләр кертелде, бәяләр күтәрелде. Шуңа да планнарым әлегә чынга ашмады – күченү бераз тоткарлана.

– Ильмира, улыгыз догалар укып шаккатыра. Аларны үзегез өйрәтәсезме?

– Мин бөтен сурәләрне яттан беләм. Йоклар алдыннан балаларыма да укыйм. Камил, бөтенесен отып алып, бер укып күрсәтте дә шаккатырды. Шуннан соң өйрәтә башладым. Үзенең кызыксынуы бик көчле. «Мин өйдә булмаганда, укып ятарсың. Ясминәгә дә укырсың», – дип өйрәтәм аны. Өйдә чакта, үзем дә укыйм. Камил инде хәзер өшкерә дә белә.

– Гаиләгез тирәсендәге шау-шудан соң үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

– Бүген минем, Аллага шөкер, дип кенә әйтәсем килә. Мондый хәлләр килеп чыгуына һич кенә дә үкенмим. Бу адымга барганыма, шушы хәлләрнең очына чыга алуыма бары сөенәм генә. Бүген мин рәхәтләнеп, үпкә тутырып сулап яши алам. Минем нәкъ менә шулай яшисем килә дә инде. Балаларымны тәрбияләп, иҗат белән шөгыльләнеп рәхәтләнеп яшәргә телим.

Блиц-сораштыру:

– Сезнең кебек чибәр, зифа буйлы булуның сере нидә?

– Фитнеска йөрим, спорт белән шөгыльләнәм, үземне карарга тырышам. Боларның барысын да кирәк өчен генә эшләмим, холык-фигылем шундый.

– Мөмкинлегегез булса, тормышта нәрсә үзгәртер идегез?

– Мин инде тормышымны үзгәрттем, бүген мин аннан бик канәгать.

– Сезнең өчен бәхет – нәрсә ул?

– Балаларымның, үземнең һәм яраткан, кадерле кешеләремнең исән-сау һәм янымда булуы.

– Сез бүген бәхетлеме?

– Мин бүген бәхетле. Мин бу сүзләрне бөтен җаным-тәнем белән әйтәм.


14 фикер

    1. Яшьлек бик тиз уза ускэнем.Син Русланнын бэхетен жимерден,хэзер Маратныкын жимермэкчеме?Ана ойлэнергэ кирэк.Ике балан барын онытма!Кемгэ чыксанда шул тормыш булачак инде.

  1. Алга таба рэхэтлэнеп яшэргэ булсын. Юлыгызда яхшы кешелэр генэ очрап торсын.

  2. Эйе, буген рэхэт сенелем сина. Руслан эле тормыш кормаган, балалар янына килеп йори. Менэ ул коннэр экренлэп тэмамланыр. Руслан ойлэнер, балар усеп житэр. Менэ шунда анларсын бэхетнен нэрсэ икэнен. Син уз бэхетенэ узен каршы тошкэн кеше. Сине дорес тэрбиялэмэгэннэр.

    1. Причём монда тэрбия!? Акылыгызга килегез! Алар ике Бала эти — энисе! Узлэре тэрбия бируче! Анлашырлар! Аллах насыйп иткэн икэн бер булырлар, юк икэн-значит икесе очендэ шулай Хаерле!

  3. Дорес язасыз, ул хатын дорес тэрбия алмаган. Русланда тикмэгэ генэ эчмэгэндер, эчкэн булса. Жырчы Иркэгэ каршы бер кирэкмэгэн сузлэр сойлэп утырды ул. Кемнэр Иркэгэ каршы чыктылар берсенендэ эше бармый. Барсада бармаячак. Кеше эстеннэн йоргэн кеше бэхетле булмый ул.

  4. Бик дорес язган нар. Бу бэхет тугел Ильмира. РУСЛАН менэ дигэн жырлый, бер хатын кызга асылынып йормим, кочаклашып чит хатын нар белэн фото куймый. Э син балакаем ул яруллинны нишлэтергэ белми ен. Но анысы синен эшен. Ул фотоларны якыннарын да карыйм бит. Аларны жэллэ эзрэк. Но матур жырлыйсын, суз юк, мон чишмэн саекмасын. Мине сине дэ Русланны да хормэт итэм. Исан тигезлектэ курергэ насыйп булсын сезне

    1. Эй дорес сузлэр язасыз. Илмира аерылып бетмэгэн килеш Руслан о стеннэн йоргэн. Яруллин белэн бэзетле булырмын димэ инде,яшь вакытта гына кызык ул, балаларын бар, аларша уз этилэре кирэк. Э син мэхэббэт уены уйнап йорисен.ботен зоньяга Русланны мэсхэрэлэп чыктын, узенне белмичэ. Халык башсыз тугел бит курэ, белэ Руслан остеннэн йорненне. Ир кеше булгач конлэшкэндер конечно, э кем конлэшмэсен… Дорес эшлэмэден. Русланга зур бэхетлэр телим. Молодец ул. Матур жырлый. Э синен монын булса да гел бер мотивка мегерэп жырлыйсын…синен узеннэн халык туя башлады иренне юкка чыгарырга тырышуын очен. Оят сина. Ябышып йорисен Яруллинга, мэсхэр.

  5. Илмирада мин-минлек,узем сузлэре 1 нче урында.Дорес тэрбия алмаган,топле,зирэк хатын тугел.Руслан интеккэн икэн анын белэн.Котылган,нихаять.Руслан чибэрлеге,топле,итагатьле,тэрбияле,талантлы булуы белэн эллэ нинди акыллы,узен яратып анлап,санлап,хормэтлэп тора торган тормыш иптэше табыр,аллах кушса.Менэ Ильмира ике балага эти булырлык ир табып карасын эле.Укенер коннэре алда эле.

  6. Артык кыланчык Ильмира. Коментарийлар да бик дорес язганнар, укенэсе коннэре алда эле. Кемнедер Омет итеп Яши покага. Гел елап, бер нотада жырлый. Электэн ук характер курсэтергэ ярата иден бит, Ильмира! Ничэдер ел элек , концерт буласы конне, концертынны ташлап кайтып киткэн иден безнен районнан. Руслан берузе жырлаганда иде! Сине ярып туймаслык! Эгоистка, узен турында гына уйлыйсын! Бер акыллы, башлы ир ат синен белэн тормыш кормас дип уйлыйм. Башынны эшлэт, мозги включи! Скоро Русланнанда колак кагасын. Хаваларда очып йормэ, жиргэ тошэргэ вакыт!!!

  7. Ильмираның үкенер көннәрә алда әле.Аңа дөрес тәрбия бирелмәгән.Төпсез,уйлап эш итә торган хатын түгел.Үзе мактанчык,үзенә бик югары бәя бирә.Мин дип күкрәк кага торган хатын-кызларны ирләр тормыш итәр өчен сайламыйлар

  8. Хәерле тәүлек вакыты!
    Тормышта һәр кеше үзен бәхетле итеп һәм җан тынычлыгын тоеп яшәргә тиештер, дип уйлыйм. Гайлә корып , аннан ямь тапмыйча бер-береңә карата авыр газап белән яшәгәнче аерылып, үзңдә яшәргә көч-дәрман табып яшәү кулаерак. Алдагы тормыш Аллаһы Тәгаләнең хозурында. Бүген бәхетле икән, димәк алдагы тормышына да шуңа өметләнеп, шуңа максат куеп тырышып яшәргә тырыша. Көчле рухлы, үз-үзенә ышанып тормыш итүче кеше максатына ирешми калмас.

Фикер өстәү