Ничек финанс мошенниклары корбаны булмаска?

Алданучысы булганда, алдаучысы да табыла. Мошенниклар әледән-әле халыкны кәкре каенга терәтүнең яңа ысулларын чыгарып кына тора. Интернет заманасы булгач, күп очракта акчаны кулга төшерү дә электрон мәйданчыкта бара.

Кырыгалдарлар теләсә нинди вазгыятькә тиз арада яраклаша. Хәзерге көнебезне генә алыйк. Күпчелек товарлар һәм хезмәтләрдән файдалану чикләнгән чорда, алар шул товар һәм хезмәтләрне кире кайтаруны вәгъдә итә. Акчага, билгеле. Бик теләгәннәр аларның капкынына каба да! Мошенниклар халыктан акча урлауның соңгы арада куллана торган ысулларны барладык.

Чит илдә түләү өчен карта. Мошенниклар дистанцион рәвештә чит ил банкында исәп-хисап счеты ачарга һәм карта алырга вәгъдә итә. Моның өчен паспорт мәгълүматларын әйтергә, комиссия түләргә кирәк. Ахыры ничек буласы билгеле инде: кырыгалдарлар шәхси мәгълүмат һәм акча белән бергә юкка чыга!

Чит илгә акча күчерү. Мошенниклар чит илгә акча күчерү мөмкин түгеллеген аңлата һәм бары тик үз юллары, «белгән кешеләре» аша булыша алуларына ышандыра. Билгеле, ышанучысы табылуга һәм акча күчүгә, алар юкка чыга.

Доллар сату. Интернетта еш кына валюта сату турында белдерүләргә юлыгырга мөмкин. Шуны онытмаска кирәк: кулдан-кулга валюта сатып алу һәм сату закон буенча рөхсәт ителми.

Россиядән киткән чит ил брендларын сату. Чит ил компанияләре Россиядә үз эшчәнлеген туктата башлауга, аларның продукциясен тәкъдим итә торган сайтлар үрчергә тотынды. Телефон, кием-салым, техника, дисеңме. Янәсе, сатылмый калганнарын саталар. Бу сайтларның күпчелеге ялган. Мошенниклар аның ярдәмендә шәхси мәгълүматны сорап ала да, кулланучылардан акчаны урлый.

 Эш өчен түләү. Эш эзләү сайтларында еш кына даны таралган компания исеменнән вакансия тәкъдим итүләренә юлыгырга мөмкин. Гадәттә, алар искиткеч зур табыш, карьера үсеше вәгъдә итә. Мошенниклар кешенең шәхси мәгълүматын сорап ала, эшкә урнашканчы, уку өчен билгеле бер күләмдә акча күчерүне таләп итә. Соңрак исә эш белән тәэмин итүдән баш тарта. Кешегә исә акчасыз да, эшсез дә калырга туры килә.

РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ КИҢӘШЛӘРЕ

– Паспорт мәгълүматларын беркайчан да, берәүгә дә хәбәр итмәгез! Банк вәкилләре һәм дәүләт оешмалары андый мәгълүматны сорамый. Социаль челтәрләрдә, онлайн форум, интернет-сайтларда да андый белешмәләрне язмагыз. Бу мәгълүматны телефон һәм компьютерда да сакларга киңәш ителми.

– Шикле номердан шалтыраталар икән, трубканы алмагыз. Сөйләшкәндә дә психологик басым ясауларын тойсагыз, тизрәк трубканы куегыз.

– Барлык техник җайланмаларыгызга антивирус урнаштыру хәерле.

– Сату-алуларны бары тик ышанычлы сайтларда гына башкарыгыз.

– Шикле сылтамаларга басмагыз.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү