Казанда яшәүчеләр иртәгә күк йөзендә планеталар парадын күрәчәк

Меркурий Уран һәм Нептунны телескоп аша гына күреп булачак.

Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев әйтүенчә, 24 июньдә планеталар парады булачак. Шулай итеп, Казанда яшәүчеләр, Айдан тыш, Марс, Юпитер, Сатурн һәм Венераны күрәчәк. Ә менә Меркурий, Уран һәм Нептун белән телескоп аша гына хозурланып булачак.
– Планеталарның гадәти хәрәкәте бу. Җиргә аларның бернинди дә йогынтысы булмаячак. Мондый күренешнең инде күп тапкырлар күзтелгәне бар. Без берни тоймаячакбыз, тормышыбызда да берни үзгәрмәячәк, – ди белгеч.

Сүз уңаеннан, VK социаль челтәренең “Маруся” тавыш ярдәмчесе булышлыгында галәмне буйсындыруның тарихы, галимнәрнең казанышлары турында белергә мөмкин. Шулай ук Мәскәүнең “Галәмне буйсындыручылар” монументы янында урнашкан Космонавтика музее заллары буйлап аудиоэкскурсия ясау мөмкинлеге булдырылган.


Фикер өстәү