Сочида ике машина Кара диңгезгә агып киткән: җиде кешенең язмышы билгесез

Сочида ике машина Кара диңгез төбенә киткән. Бу хакта “112” телеграм-каналы хәбәр итә. Җиде кешенең язмышы билгесез.

Фаҗиганең сәбәбе – Лазаревское районында көчле яңгырлар. Табигать казасы 50гә якын шәхси йортны су эчендә калдырган.

Коткаручылар һәм районның полиция бүлеге хезмәткәрләре диңгез суына агып китүчеләрне көне-төне эзли.
Исегезгә төшерәбез: узган җәйдә Кубаньда көчле яңгырлар аркасында 1,6 меңнән артыграк йортны су баскан, 108 мең кеше утсыз калган иде. Ул чагында 14 муниципалитетта гадәттән тыш хәл кертелде.


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *