Бәдрәф белән мунча урынын дөрес сайламасаң, штраф көтә

Мунчалар һәм урам бәдрәфләре төзегәндә санитар нормаларны бозган өчен, бакчачыларга штраф яный. Бу хакта Россия юристлары Ассоциациясе әгъзасы Мария Спиридонова хәбәр итте.

Бәдрәфтән күрше кишәрлекнең законлы чигенә кадәр яки урам ягыннан коймага кадәр — 2 м, кое, бакча яки торак йортка кадәр — 8 м, күрше участоктагы йорт диварына кадәр 12 м ара булырга тиеш. Бәдрәфне калдыклары туфракка эләкмәслек итеп җиһазларга кирәк, дип искәртә эксперт.

Күп кенә җитешсезлекләр янгын куркынычсызлыгы белән бәйле. Мангалны корылмалардан кимендә 5 метр ераклыкка куярга мөмкин, югыйсә 5-15 мең сумга штрафка тартачаклар. Участокта калдыклар чүплеге чокырын тиешенчә казымау өчен 3-5 мең сум штраф карала.


Фикер өстәү