Канализация коесында газ белән агуланып үлгән Ришат Галиев турында: «Хатынын, балаларын юатыр сүзләр табып булмый»

Андый кеше башка юк. 59 яшьлек Ришат Галиевның якыннары әнә шулай ди. Хәзер инде «иде» дип тә өстиләр. Күрәчәктер, типсә, тимер өзәрдәй ир-ат канализация чокырына төшеп һәлак булды. Берничә көн элек Түбән Кама районының Каенлы авылында булган фаҗигадә өч кешенең гомере өзелде.

Ришат Галиев тумышы белән Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан. Якыннары аны бик тә кешелекле иде дип искә ала. «Тәртип» радиосы алып баручысы, журналист Гөлназ Миньязовага да чит кеше булмый ул.

– Апамның иренең абыйсы иде. Авылдашлар да булгач, без бик якын идек. Ришат абыйның китеп баруына күңел ышанмый. Бик авыр хәл, – ди Гөлназ.

Татарстанда дүрт ир-ат канализация коесында газ белән агуланган: икесе үлгән

Ришат абый авыл-районнарда канализациягә хезмәт күрсәтүче оешмада эшләгән. Бу юлы алар Каенлы авылындагы балалар бакчасына килгәннәр. Люкны ачуга иң элек аның белән бергә килгән иптәше аска төшеп китә. Төшүгә үк егыла. Ришат абый аны өстән күреп тора. Ярдәмгә кешеләр чакыра, аннары үзе дә аска төшеп китә.

– Иптәшен коткармакчы булган инде. Аска төшүгә үк ул да аңын югалтып егылган. Агуланырмын дип уйламаган инде. Хәер, кемгәдер ярдәм кирәк вакытта кайсыбыз үзен уйлый соң? Ришат абыйның ярдәмгә чакырганын ишетеп, яннарына ике ир-ат килеп җитә. Алар да бер-бер артлы чокырга төшә, – ди Гөлназ.

 Тормышны яратып яшәгән ул. Хатыны Зәлидә апа белән бер кыз, бер ул үстергәннәр.

– Бик чибәр ир-ат иде. Алар дүрт ир туган үскәннәр. Бер абыйлары күптән түгел вафат булды. Инде менә хәзер Ришат абыйсыз калдык. Бик үкенечле үлем бу. Ниндисүзләр әйтсәк тә, хатынын, балаларын юатыр сүзләр табып булмый. Әле бит яшисе дә яшисе иде үзенә. Мөгаен, тегендә дә яхшы күңелле кешеләр кирәктер. Йөрәк бик өзгәләнә. Ришат абый гаиләбез өчен үз кеше, якын кеше иде. Гел аралашып яшәдек. Гаиләсенә сабырлык, үзенең урыны оҗмахта булсын, – ди Гөлназ.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү