Казанда туй сугышу белән тәмамланган

Бүген төнлә полициягә шаһитлар шалтыратып, Әмирхан проспектында туйда кешеләр сугышкан, дип хәбәр иткәннәр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, башта чарада егет һәм кыз талашкан. Алар мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен урамга чыкканнар. Якында торган егетләр кызны якларга булганнар. Әмма, рәхмәт әйтәсе урында, кыз үзе дә аларга ташлана башлый. Аннары башка исерек кунаклар арасында да сугышу башлана.

Урынга тәртип сакчылары килгәннәр, алар сугышта катнашучыларның берсен тоткарлаган. Шаһитлар сүзләренчә, иң агрессив егет полицейскийларга озак буйсынырга теләмәгән.


Фикер өстәү