Сентябрьдә нинди үзгәрешләр көтелә?

2022 елның 1 сентябреннән яңа кагыйдәләр һәм законнар үз көченә керә. Алар безнең тормышка ничек тәэсир итәчәк? Иң мөһимнәрен укучыларыбыз игътибарына  җиткерәбез.

* Фатирларны кечкенә өлешләргә бүлеп сату рөхсәт ителми. Яңа закон нигезендә бер кешегә тиешле мәйдан 6 кв. метрдан да кимрәк булырга тиеш түгел. Дөрес, күчемсез милекнең мирас итеп бирелүе, ана капиталын куллану яки хосусыйлаштыру очраклары искәрмә булып тора.

* 1 сентябрьдән «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законга үзгәрешләр керү нәтиҗәсендә, кибетчеләргә сатып алучылардан, әгәр алар үзләре теләмәсә, шәхси мәгълүматлар җыю тыела. Бу кагыйдә интернет-кибетләргә дә кагыла. Сатып алучы мондый мәгълүматның ни өчен кирәклеген язмача аңлатуларын таләп итә ала. Әгәр кибет мәгълүмат бирмәгән өчен сатып алучыдан баш тартырга теләсә, аңа штраф салынырга мөмкин. Шулай ук сатучыларның түләү ысулын (карта яки акча) үзләре теләгәнчә таләп итәргә дә, җитешсезлекләр булганда товарны алыштырмаска яки акчаны кайтарып бирмәскә дә хокуклары юк.

* «Реклама турында»гы Законга да төзәтмәләр кертелә. Хәзер һәр цифрлы реклама махсус төзелгән реестрга кертеләчәк. Һәрберсенә «реклама» дигән билге куелачак. Бу баннерларга да, видеоларга да, текст блокларына да, социаль челтәрләргә дә кагыла. Яшерен реклама тыела.

* Торак кодексында да үзгәрешләр бар. Хәзер күпфатирлы йортларда идарәче компанияне алыштыру өчен торак милекчеләре 50 процент тавыш җыярга тиеш. Элек моның өчен 25 процент та җитә иде. Экспертлар фикеренчә, бу яңалык идарәче компанияләрнең «урынны сатып алу» очракларын киметәчәк. Әмма бер проблема да килеп туа: үз эшенә салкын караган компанияне алыштыру катлаулырак булачак.

* Транспортны техник карау өлкәсенә дә яңа кагыйдәләр кертелә. Эш машина хуҗалары өчен җиңеләя төшә. Хәзер аларны тикшергәндә мәҗбүри пунктлар 82дән 55кә генә кала.

* Дәүләт үз билгеләнешендә кулланылмаган гаражларны тартып алырга мөмкин.

*Гражданнар кодексы да үзгәрешсез калмый. Элек, әгәр торакны үз билгеләнешендә кулланмыйча, күршеләрнең хокукларын бозсалар, милекчеләрне торактан мәҗбүри рәвештә чыгара алалар иде. Хәзер исә бу кагыйдә машина кую урыннарына, гаражларга, сарайларга да кагыла. Мәсәлән, гараж урынында автоюгыч эшләсәләр, дәүләт башта кисәтү ясарга, аннан хуҗадан ул гаражны мәҗбүри төстә сатып алырга мөмкин.

*Студентларга шатлык – стипендиянең күләме күтәрелә. Россиядә аның күләме ел саен карала, гадәттә инфляция дәрәҗәсен фаразлаганнан соң индексацияләнә. 2022 елның 1 сентябреннән аның күләме 4 процентка күтәрелә. База стипендиясе көллият һәм техникумнарда – 638 сум, югары уку йортларында – 1755 сум. Социаль стипендия көллият һәм техникумнарда – 958 сум, югары уку йортларында – 2634 сум.

*Зарарлы предприятиеләрдә эшләүчеләргә Хезмәт министрлыгы боерыгы нигезендә бушлай сөт бирелә башлый. Совет чорында кертелгән бу норма 2020 елның февралендә юкка чыгарылган иде. Хезмәт министрлыгының тагын бер боерыгы үз көченә керә. Анда махсус туклану каралган хезмәткәрләрнең исемлеге бирелгән.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү