«Балама карадым да, синең каның яхшы түгелдер, дидем…»

Күпләр хәтерлидер: «Ватаным Татарстан» газетасы 2017 елда, Диана Долгаевага багышлап, хәйрия концерты уздырган иде. Без ул чакта Казахстан кызына ярдәм итәргә алындык. Диананың әнисе, ярдәм итүебезне сорап, үзе элемтәгә чыккан иде.

Диана 2015 елда авырый башлый. Әнисе 10 яшьлек кызының хәле китүенә игътибар итә. Ул гел утырып тора, температурасы күтәрелеп җәфалана.

– Күңелем сизгәндер инде: балама карадым да, синең каның яхшы түгелдер, дидем. Бу сүзләрне әле дә хәтерлим. Тиз арада кан анализы тапшырдык. Нәтиҗәләрен белергә килгәч, табибларның йөгерешеп йөрүеннән безнең хәлнең начар икәнен аңладым. Сизенүем дөрес булды. Кызыма лейкоз диагнозы куйдылар, – дип сөйли Ольга. – Диананы озак дәваладык. Әмма табиблар ничек кенә тырышса да, чир чигенмәде. Җитмәсә, балада башка авырулар да барлыгы ачыкланды. Канына инфекция эләкте. Башка клиникага мөрәҗәгать итәргә булдык. Ә анда бик зур суммада акча сорадылар. Менә шулчакта безгә Россия волонтерлары булышты, Татарстан халкы акча күчерә башлады. Хәйрия чаралары уздырдык. Мин шулчакта шаккаттым.

Арка мие күзәнәкләрен күчереп утырту өчен Дианага шактый дәваланырга туры килә. Башта анализлары яхшырып киткәнне көтәләр. Аннары инде яхшы күңелле кеше табылып, кызга донор була. Әмма чит күзәнәкләр тиз генә эшләп китми. Диананың эчәкләрендә дә бер-бер артлы авырулар барлыкка килә. Өметләр кими. Тик Диананың яшәү көче җиңеп чыга. Ул әкренләп аякка баса. Әнисе, Диананы бәллүр савыт кебек кадерләп кенә саклап яшәдек, ди.

– Моннан 2,5 ел элек табиблар кызымда яман чир күзәнәкләренең беткәнен, аның сау-сәламәт икәнен әйттеләр. Арка мие күчереп утыртканга 5 ел тулды. Күптән түгел шуны бәйрәм иттек. Аллага шөкер, баламны коткардыгыз. Татарстан халкына ничек рәхмәт әйтсәм дә, җитәрлек булмас кебек, – ди әнисе. – Диана гел «бишле»гә генә укыса да, авыруы аркасында дәресләргә йөри алмады. Хәзер ул укуын онлайн мәктәптә дәвам итә. Иң мөһиме – сәламәтлек. 16 яшьлек кызым моны үзе дә яхшы аңлый, күп нәрсәгә карашы үзгәрде. Бик игелекле булып үсеп килә. Киләчәктә үземне аякка бастырган табиб кебек буласым килә, дип хыяллана. Үзен медицина белән бәйләмәкче. Без моңа шат кына.

Бу вакыйга аларның бөтен тормышын үзгәрткән. Ольга яман чир белән авыручы кешеләргә кулдан килгәнчә булышырга тырыша. Аларга төрле киңәшләрен бирә. Кайсы клиникада ничек дәвалауларын әйтә. Кайчак акча җыярга да ярдәм итә икән.

– Тиздән зур очрашуга әзерләнәбез. Кызыма үзенең арка мие күзәнәкләрен биргән кеше белән күрешәчәкбез, – ди ул. – Диананың савыгуы – яман чирне дә җиңеп булуга бер мисал. Нинди генә авыру килсә дә – бирешмәгез! Ничек тә яшәргә, дәваланырга тырышыгыз. Теләк булса, чир дә көчсез. Кызым да, без дә шуны аңладык!


Фикер өстәү