Вячеслав Володин мобилизацияләнүчеләргә кредит каникулы бирелүе һәм хезмәт гарантияләре саклануы турында әйткән

Дәүләт Думасы якын араларда мобилизацияләнгән кешеләр өчен кредит каникулы һәм хезмәт гарантияләрен саклау мәсьәләсен караячак. “Бу мәсьәләләр парламентның түбәнге палатасы контролендә тотыла, мобилизациягә эләгүчеләр ярдәмсез калмаячак”, – дип белдергән Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында.

“Луганск һәм Донецк халык республикалары хәрбиләренең хокукый статусы да Россия хәрбиләренеке кебек булачак. Мобилизацияләнгән кешеләргә кредит каникулын һәм хезмәткә хокукларны саклау турында карарны өстенлекле тәртиптә кабул итәчәкбез. Бу мәсьәләләр контрольдә тотыла”, – диелгән хәбәрдә.
Ул шулай ук өлешчә мобилизациягә эләгүче депутатларны Украинада махсус хәрби операциядә катнашырга чакырган.


Фикер өстәү