Мобилизациягә эләккән кешегә үзе белән нәрсә алырга ярый?

Бу сорауга җавапны “Объясняем.РФ” сайтында бирделәр. Анда әйтелгәнчә, мобилизациягә эләккән кешене хезмәт узу өчен тиешле барлык кирәк-ярак белән тәмин итәләр. Шул ук вакытта үзең белән шәхси гигиена әйберләре, термокием, батарейкалар, яктырткыч, поход утырыгычы, шлем эченнән кию өчен спорт баш киеме, тактик бияләйләр, теплоид (химик җылыткыч), мультититул (күпфункцияле җыйнак инструмент) алырга ярый.

Кием белән Оборона министрлыгы тәэмин итә. Шуңа күрә аның иң кирәклесен генә алырга киңәш бирәләр. Заманча телефон, ягъни смартфонны өйдә калдырырга туры киләчәк. Телефонның төймәлесен генә рөхсәт итәләр.


Фикер өстәү