Бөгелмәдә яшүсмер кыз көмешкә эчеп агуланып комага киткән. Аның белән бергә булган дусты уртача авыр хәлдә, дип яза «Татарстан24».
Төнлә табиблар реанимобильдә икесен дә Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенә алып килгәннәр. Табиблар комага киткән кызны ясалма вентиляцияләүгә тоташтырган.
«Икесе дә антидиот терапиясе һәм референт дәвалау, гемодиализ алалар. Беренче 72 сәгать кискен агуланган пациентлар өчен аеруча мөһим», — дип белдергән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насибуллина.
Әлегә кызлар югары метаноллы эчемлек куллануларын танымаган. Тикшерүчеләргәбарысын да ачыкларга туры киләчәк.