Кешене телефон номеры буенча табу ысулы турында аңлаттылар

Телефон номеры буенча кешенең кайда булуын гади халык үзе генә ачыклый алмый, моның өчен дәүләт органнары мөрәҗәгате кирәк. Балалар яки өлкән туганнарның кайда булуын ачыклау өчен, телефонга махсус кушымта урнаштырып була. Бу турыда «Прайм» агентлыгына Т1 төркеменең тикшеренүләр, кибераналитика һәм үсеше бүлеге җитәкчесе Александр Новиков сөйләгән, дип яза «Татар Информ».

«Кәрәзле элемтә операторлары абонентның кайдалыгы турында белешмәне гади мөрәҗәгать буенча гына бирми, моны дәүләт оешмалары мөрәҗәгате белән генә алып була», – дигән ул.

Ләкин смартфонга куела торган билгеле бер кушымталар ярдәмендә балаларның яки өлкән туганнарның кайда булуын күзәтеп тору мөмкин, ди эксперт.

Гомумән телефон номеры бик күп шәхси белешмәне туплаган. Мәсәлән,  телефон номеры аша социаль челтәрләрдә тоташтырылган аккаунтларны күреп була. Мобиль банк аша акча күчергәндә кешенең исеме, әтисенең исеме, фамилиясенең беренче хәрефе билгеле була.

Шуңа күрә цифрлы гигиена шартларын катгый үтәргә кирәк. Шәхси белешмәләр ачык булган мәйданга номер куярга кирәкми, билгеле бер гамәлләр өчен аерым сим-карта куллану яхшырак. Мәсәлән, интернет-кибеттән сатып алу өчен.

Төрле сәбәпләр табып шалтыратучы таныш булмаган кешеләргә үзегез турында шәхси белешмә бирмәгез, ди Новиков.

 


Фикер өстәү