Пензада мобилизацияләнгән 41 яшьлек ир-ат өйрәнүләр барган вакытта йөрәк өянәгенән һәлак булган, дип яза, рәсми чыганакларга таянып «ПензаИнформ» басмасы.
Ачык чыганаклардан күренгәнчә, ир-атның кызы калган.
Өлешчә мобилизация Россия Президенты тарафыннан 21 сентябрьдә игълан ителде.
Хәзерге вакытта чакырылучылар әзерлек уза.