Торак кварталга самолет төшеп 13 кеше һәлак булган

Фаҗига кичә Краснодар кареның Ейск шәһәрендә булды. Ейск торак кварталына Су-34 хәрби самолеты төшеп 13 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булган, дип хәбәр итә ТАСС.

Баштарак өч кеше үлүе турында хәбәр иткәннәр иде. Очкыч җимергән йортларның өемнәрен тикшергәннән соң, тагын 10 кешенең гәүдәсе табылган. 19 зыян күрүче хастаханәдә.

Коткару операциясе вакытында 68 кешегә ярдәм күрсәтелгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, очыш вакытында самолетның бер двигателье яна башлаган.


Фикер өстәү