Сәламәтлек саклау министрлыгы авыл табибларының хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен карый

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы авылларда эшләүче табибларның хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен караячак, дип белдерде Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Бу хакта РИА Новости яза.

«Бу мәсьәләне карарга кирәк… Без моны эшләячәкбез», – диде Мурашко Дәүләт Думасындагы чыгышында.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, апрель аенда Министрлар Кабинеты «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программаларын киңәйтте. Анда кече шәһәр һәм авыллардан медицина колледжларын һәм вузларны тәмамлаучылар да катнаша ала, алар күченгәндә табиблар кебек үк акча ала.

 


Фикер өстәү