Кукмара районында бер ир-ат тереләй янып үлгән

Янгын бер катлы бүрәнә йорттта чыккан.

Татарстанның Кукмара районы Чура авылында ир үз йортында тереләй янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре утны  сүндергәч җимерекләр астында 1959 елда туган ир-ат мәетен таба. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү