Сәламәтлекләре чикле кешеләрнең мәхәббәт тарихлары: «Азат Энҗегә телевизорда күреп гашыйк булган иде»

Гаилә тормышы шактый катлаулы, тикмәгә генә аны кечкенә бер дәүләт дип йөртмиләрдер. Сау-сәламәт ике кеше тигез итеп тартканда да гаилә йөге таманга туры килә. Шуңа күрә дә сәламәтлекләре чикле ике кешенең парлашып, үз өсләренә шундый йөк алулары икеләтә сокландыра. Үтә тәвәккәлләр генә сәләтледер мондый адымга.

“Безнең «Фикердәш» клубында гына да андыйлар дистәгә якын”, – ди үзе кебек мөмкинлекләре чиклеләрне бергә туплау өчен әлеге клубны оештыручы Чулпан Габделганиева. Балтач районының Кариле авылы кызы ул. Күпләрне төрле яклап сокландыра: кул эшләре остасы – пешекче, чигүче, уенчыклар бәйләүче, шагыйрә – берничә китап авторы, шашка буенча дөнья чемпионы, спорт остасы, шәп оештыручы… – аның турында без шактый яздык.

– Әлеге клубны оештыруга быел унсигез ел булды. Шул уңайдан үткәрелгән бәйрәмдә әнә шундый матур гаиләләребез бүләкләнде. Берсеннән-берсе булдыклы, искиткеч уңган-булган егет-кызларыбыз алар барысы да, — ди ул.

Чулпан җайлап кына һәр гаилә белән таныштыра. Алар арасында безнең укучыларыбызга таныш язмышлылар байтак. Күбесе турында язганбыз икән инде.

Бүген Балтачта яшәүче Ләйсән һәм Марс Сәләхетдиновлар «Фикердәш»нең иң актив пары икән. Моннан ун еллап элек гаилә корганнар. Марс спортта бик актив, кул көрәше, җиңел атлетика ярышларында җиңүләре, уңышлары шактый. Мәскәүдәге спорт академиясен дә тәмамлаган булган, сәламәтлеге какшап кына үз белгечлеге буенча эшләп китә алмаган. «Бәйрәмнәребезгә парлап киләләр, ярышларда яратып катнашалар», – ди алар турында Чулпан.

Чепья кызы Гөлназ һәм Куныр егете Расил турында да, сокланып, берничә тапкыр яздык без. Икесе дә язмыш сынауларына бирешмичә, бер-бер артлы авырлыкларны җиңә барган Гафиуллиннарның бүген, тормышларын ямьгә төреп, кызлары үсеп килә.

Балтачта яшәүче Руфия һәм Рөстәм Әүхәдиевләрнең икесендә – бер үк диагноз, балачактан ДЦП белән көрәшәләр. Бәлки шуңадыр да алар бер-берсен башкалардан ныграк аңлый. Шушы аңлау аларга бер-берсенә һәрчак терәк-таяныч булырга ярдәм итәдер дә инде.

Нөнәгәр кызы Зөлфиянең кул эшләренә осталыгы турында да сокланып язган идек. Аннан соң аның бер бәйгегә баргач, Руслан исемле егет белән танышуы, гаилә корулары, уллары Салават туу турында да яздык. Үткән еллар эчендә Сәйдәшевләрнең кызлары Алсу туган, инде бакчага йөри икән. «Әниләре Мәүлия апа белән бергә, күп итеп мал-туар асрап, бик тырышып көн күрәләр. Руслан каравылга эшкә дә урнашкан, бәйрәмнәргә парлап килергә дә вакыт таба алар», – ди Чулпан.

– Түнтәрдән бик тырыш, актив кызыбыз Энҗе бар иде әле. Берничә ел элек мөмкинлекләре чикле кызлар арасындагы республика бәйгесендә катнашып, җиңүчеләрнең берсе булды. Әлеге чараны телевизордан күрсәткәндә күрше Саба районы егете Азат аңа гашыйк була. Җиде ел инде Сабада, төп йортта яшиләр, бер ул, бер кыз үстерәләр, бәйрәмнәргә килә алмасалар да, безнең белән гел элемтәдә алар, – дип, тагын бер матур пар белән таныштыра Чулпан. – Рәзинә белән Руслан Садретдиновлар исә – безнең клубта танышып, гаилә корган парыбыз. Алар да төп йортта яши, ул үстерәләр. Балтач кызы Әдилә белән Борнак егете Алмаз да гаилә корганчы ук безнең клубка йөрделәр, шушы танышлык – дуслыкка, аннан мәхәббәткә әйләнде дип беләм. Үзләре генә аерым фатирда яшиләр, бик тырышып, матур итеп көн күрәләр. Кул көрәше ярышларына даими йөргән Марселебез исә үзенең тиң ярын әнә шундый ярышларның берсендә очрата. Бу гаилә дә Балтачта яши, ике бала үстерә. Гаилә корып, балалар үстергән парларның кайберләре үзләрен тулысынча гаиләләренә багышлады, без үткәргән чараларга сирәгрәк килә, без аларга үпкәләмибез, аңлыйбыз, үзләре, гаиләләре әйбәт кенә булсын, – ди Чулпан.

Без дә шул теләктә. Иңнәрен иңгә терәп, гомер буе бер-берсенә таяныч булып яшәргә язсын.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү